Сәвәләй чиркәвенә куполлар урнаштырачаклар
Хәбәрләр

Сәвәләй чиркәвенә куполлар урнаштырачаклар

Куполлар Злотоуст шәһәрендә ясатылган

15 август көнне Зәй районы Сәвәләй авылының  "Сошествие Святого Духа" чиркәвенә куполлар куячаклар. Бу турыда "Новости Заинска" хәбәр итә.

Чиркәүнең куполлары Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәрендә ясатылган. Иртәгә 12.00 сәгатьтә Сәвәләйдә служба булачак. Тантанада Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий катнашыр дип көтелә.


Нет комментариев