Светлана Максимовадан - твороглы бавырсак
Карендәшебез Светлана Максимова чәй янына берсеннән-берсе тәмле ризыклар пешерергә ярата. Шундыйларның берсе, җиңел әзерләнә торган твороглы бавырсак рецепты белән уртаклашты.
Бер творогтан гына да күпме ризык пешерергә була: бавырсак, ватрушка, королевская ватрушка, вареники, ленивые вареники, хачапури, сочник, печенье, пирог, кулич, кекс, запеканка, коймак, вафли, сырники, крем, батончик, гөзләмә, пирожки һәм тагын башка ризыклар. Минем дә, балаларның да кечкенәдән яраткан, бик җиңел пешерелә торган твороглы бавырсак рецептын язам:
Кирәк булачак: 400-500 гр творог, 3 күкәй, 1аш кашыгы шикәр комы, калак очы белән тоз.
Барысын бергә блендер белән кушарга. 1чәй калагы соданы 1 чәй калагы уксус белән бутап салырга, камырны болгатырга. Шуңа кулга ябышмаслык булганчы он салып болгатырга. Тик камыр бик йомшак калырга тиеш. Баш бармак юанлыгында бау итеп тәгәрәтеп, кечкенә түгәрәкләргә бүлергә. Көнбагыш маен кыздырып, кечкенә утта, алтынсу төскә кергәнче пешерергә.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев