Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Светлана Максимовадан “Павлова” десерты

Әлеге тортка исемне танылган рус балеринасы Анна Павлова хөрмәтенә куйганнар. Җимешләр белән бизәлгән торт-безе бигрәк тә Яңа Зеландия һәм Австралиядә популяр. Бу тәмле десертны пешерүнең бер авырлыгы да юк

150 грамм күкәй агын күбекләнеп агарганчы туглыйбыз. Шуңа 220 грамм шикәр комы өстәп, тагын 10 минут дәвамында болгатабыз. Килеп чыккан массага 1 аш кашыгы крахмал өстибез һәм янәдән бутыйбыз. Шуннан соң 1 чәй калагы уксус кислотасы салабыз. Пергаментлы табага меренганы пирог рәвешендә җәеп салабыз һәм 130 градус кызулыктагы  духовкага 40 минутка  куябыз.

Меренга пешкән арада гранатлы крем ясыйбыз. Аның өчен 100 грамм чын гранат суы алабыз һәм 2 күкәй, 80 грамм шикәр комы, 20 грамм дөге оны (яки крахмал) өстибез. Шулай ук, 30-40 грамм кара шоколад кушарга да мөмкин, ул вакытта инде шикәрне 50 грамм гына салырга кирәк. Крем куе алсу төстә булсын өчен,  бераз чия сиробы кушарга була. Барысын бергә яхшылап туглыйбыз һәм акрын утка куеп, куе масса хәленә килгәнче болгатып торабыз. Уттан алып суытабыз. Шуннан соң 70 грамм йомшарган атланмай салып туглыйбыз. Килеп чыккан кремны холодильникка куябыз.

Корж суынгач, өстенә крем сылап, гранат төшләре һәм уылган шоколад белән бизибез.

 

Светлана МАКСИМОВА.

Казан шәһәре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев