Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сугыш урлаган балачак

Карт бабам - әбиемнең әтисе 1942 нче елның 3 апрелендә сугышка китә. Бабам сугышта вакытта, авылда аның кызы туа. Сугыштан бабам турында "билгесез югалган" дигән кәгазь килә. Карт әбием дүрт бала белән тол кала: иң зурысы минем әбием, аңа 11 яшь, сеңелләренә 5 һәм 3 яшь була. Ашарга, кияргә юк....

Карт бабам - әбиемнең әтисе 1942 нче елның 3 апрелендә сугышка китә. Бабам сугышта вакытта, авылда аның кызы туа. Сугыштан бабам турында "билгесез югалган" дигән кәгазь килә. Карт әбием дүрт бала белән тол кала: иң зурысы минем әбием, аңа 11 яшь, сеңелләренә 5 һәм 3 яшь була.

Ашарга, кияргә юк. Минем әбием дә кычыткан, кузгалак, алабута, бәрәңге кәлҗәмәсе ашап, киндер күлмәкыштан киеп үскән. "Бәхетле балачак" төшенчәсе ул елларда туган балаларга ят нәрсә була. Әнисенә булышыр га тырышып, әбием кечкенәдән үк төрле эшләрдә эшләгән. "Кич утырып бияләйләр, носкилар бәйлибез, бәрәңге киптерәбез. Шуларны бандероль итеп солдатларга сала идек. Басуда, өшегән бәрәңге җыйганда, чабаталар тишелеп, яланаяк та кайткан булды. Өйләр суык, ягарга утын юк, салам ягабыз. Аның җылысы да булмый иде. Семьяда иң зурысы мин булгач, авырлык миңа һәм әнигә төште. Әниләр басуда көлтә бәйли, ә без, балалар, башак җыя идек. Нинди генә эш к ушсалар да, барысын да эшләдек. Ат урынына үгез җигеп басу сөрергә чыгар идек. Ул үгез бер дә тыңламас иде. Ходаем яңадан бер чакта да андый көннәр к үрсәтмәсен...." - диеп искә ала әбием.

Әбиемнең аң-белемгә омтылышы көчле була. Аның укытучы буласы килеп, Минзәлә шәһәренә барып экзаменын уңышлы биреп кайта. Нужалык үзенекен итә, укырга бара алмый. 10 класс бетереп, штукатур-малярлыкка укып чыгып, 3 ел эшләгәч, Иван Игошев белән гаилә корып җибәрәләр. Тату гаиләдә а лар дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Бабам колхозда тегермәнче булып эшләгән.

Әбием - тыл һәм хезмәт ветераны, "Коммунистик хезмәт ударнигы" медале һәм күп төрле билгезначоклар белән бүләкләнгән. Хәзер әбиемә 85 яшь. Алар бабам белән өйдә барлык эшләрдә булышалар. Әбием әле дә җылы оекбияләйләр бәйли. Мине мәктәпкә озатып, каршы алалар. Без аларны хөрмәт итәбез, сәламәтлек, озын гомер телибез.

Артур ИГОШЕВ,
Яңа Усы мәктәбенең
7 нче класс укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев