Шушы араларда гына Яңа Чишмә районының Ленино авылында иҗат итүче "Сүрәкә" керәшен халык ансамбле (җитәкчесе республика керәшен иҗтимагый оешмасының идарә члены Светлана Питеркина) Крымнан кайтып төште.
Коллектив "Алтын майдан - Крым-2017" Халыкара эксклюзив фестиваль-конкурста катнашып, "Дөнья халыклары уеннары. Этно кич." номинациясендә - беренче, "Традицион (аутентик) формада эшләүче фольклор ансамбльләр" номинациясендә - икенче, "Вокал. Эстрада җырлары. Ансамбль" номинациясендә өченче урыннарга лаек булды. "Сүрәкә" Крым республикасының Черноморск районы администрациясеннән Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.




Нет комментариев