Синоптиклар февральдә салкыннар һәм җепшек көннәр булыр дип фаразлый
Хәбәрләр

Синоптиклар февральдә салкыннар һәм җепшек көннәр булыр дип фаразлый

Кышның соңгы ае башында температура климатик норма дәрәҗәсендә булачак

Россиядә февраль аенда һава торышы үзгәреп торачак — кисәк салкынайтып та җибәрәчәк, җепшек көннәр дә булачак. РИА Новости агентлыгы Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән шул хакта хәбәр итә.

«Һава температурасының -15 градуска кадәр, хәтта аннан да түбән төшүе, шулай ук җепшек көннәр дә көтелә», — дип аңлатты белгеч.

Аның сүзләренчә, ай башында температура климатик норма дәрәҗәсендә булачак.

«Февраль нормага туры килгән салкынча һава торышыннан башланачак. Төнлә һава температурасы -10, -14, көндез -7, -10 градус тәшкил итәчәк. Бу — кыш өчен нормаль һава торышы», — диде Вильфанд.


Татар Информ

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев