Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шикәрсез как коябыз

Бу рецепт белән барлык җиләк-җимештән дә как коеп була. Монсы алмадан

Эш барышы: 

1. Алманы юып әрчибез, эчен алып турыйбыз. 4 кг алмага ½ стакан су кушып, кайнатырга куябыз. Кайный башлагач, капкач белән каплыйбыз һәм сүрән утта 30-40 минут тотабыз. 

2. Килеп чыккан боламыкны блендер белән бертөрле массага әйләндерәбез. Тагын бер 15 минут сүрән утта тотабыз. 

3. Мич табасына ризык пленкасы җәеп, әзер массабызны шунда агызабыз. Калын булса да, бер дә борчылмагыз, кипкәндә юкара ул.  

 4. Калынлыгы 5-8 ммлык итеп җәябез. Целофан духовка кырыйларына, алма массасының өстенә тиеп тормаганлыгын тикшерегез.   

5. Какны ишеге бераз ачык торган, 60 градуска җиткерелгән духовкада киптерәбез. Әгәр дә һава торышы 30 градустан югары икән, какны тышта да киптерергә мөмкин. Ике көндә әзер була. Как кулга ябышмый башласа, өсте шомарса, әзер дигән сүз. 

6. Кипкән какны пленкадан арындырабыз. 

Шикәр кушылмаган как, карап торуга әллә ни матур булмаса да, күпкә файдалырак! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев