Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәвәләйнең яшь юл инспекторлары отряды республика бәйгесендә призлы урын алды

Республика күләмендә уздырылган «Юл хәрәкәтенең иң яхшы яшь инспекторлары отряды һәм җитәкче» бәйгесенең узган уку елындагысына нәтиҗә ясалды.

Республика бәйгесендә Зәй районының Сәвәләй мәктәбе «Яшь юл инспекторлары отряды» командасы «Бергә юл хәрәкәте иминлеге өчен» дип исемләнгән, ел дәвамында алып барылган эшләрне колачлаган видеопрезентация тәкъдим иткән. Аларның эшләре югары бәяләнгән.

Яшь юл инспекторлары отряды агитбригадасы дүртенче урын алган. Бу – яхшы нәтиҗә.

Отряд җитәкчесе — башлангыч класслар укытучысы Светлана Москова. Ул атнага өч тапкыр балаларны түгәрәккә җыеп, әлеге тема буенча әңгәмә уздыра. Отрядта 1нче-7нче класслардагы 18 укучы исәпләнә. Аларның девизы – «Без үзебезгә һәм бер-беребезгә ышанабыз!».

«Тырышлык, хезмәт, җиңүгә зур теләк булса, конкурсларда яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Нигездә, мин балаларны командада эшләргә, бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәтәм. Быел «Яшь юл инспекторлары отряды»ның кече класслар командасы «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсының муниципаль этабында катнашып, икенче урынны алды. Ә «Волонтерлар» төркеменә йөрүче өлкәнрәк укучылар узган ел да, быел да – өченче урында», — дип сөйли Светлана Ивановна.

Аның сүзләренә караганда, балалар бик теләп, шөгыльләнергә йөриләр. Балаларның юлда имгәнүенә юл куймау максатындагы профилактик чараларда һәм акцияләрдә дә катнашалар, шулай ук, башка укучыларга да үрнәк булып торалар.

«Мәктәп территориясендә акцияләр үткәрәбез, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга юл аша чыгарга булышабыз, класс сәгатьләрендә катнашабыз, юл хәрәкәте иминлеге темасына чыгышлар ясыйбыз. Бу зур эш, барыннан да элек, балалар юл хәрәкәте кагыйдәләренә кагылышлы белемнәрен ныгытсыннар һәм юлда хаталар ясамасыннар, юл кагыйдәләрен үтәсеннәр өчен алып барыла. Балачактан ук балаларга юлда дөрес йөрергә кирәклеген аңлатырга тиешбез. Безнең балалар олы юл аша чыкканда велосипедлардан төшәләр, автомобиль салонына утыргач, һәрвакыт куркынычсызлык каешларын эләктерәләр һәм киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар йөртәләр», — дип искәртеп үтте Светлана Москова.

Зәй офыклары, Энҗе Әгъләмова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев