Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз-Баграж мәктәбендә педагогик киңәшмә узды

Киңәшмә Зәй районы мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев катнашты

Эрнст Рәисович мәгариф җитәкчесе итеп агымдагы елда гына билгеләнде. Шуңа күрә ул шәһәр-районның һәр мәктәбендә булып, педагогик коллективлар белән якыннанрак танышуны үз алдына максат итеп куйган. Һәм мәгариф идарәсе башлыгы ноябрь башында педагогик коллективлар белән танышуны Сарсаз-Баграж мәктәбеннән башлап җибәрде.
Эрнст Рәисович эш визиты вакытында мәктәбебезнең тышкы һәм эчке бизәлешен, “Сандугач” балалар фольклор ансамбле чыгышын карады, мәктәп музее белән дә танышты. Киңәшмәне мәктәп директоры Валентин Мартемьянов ачып, мәктәп һәм педагогик коллектив белән таныштырды, ирешелгән уңышлар турында сөйләде. Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Радий Харитонов үз эш тәҗрибәсеннән чыгып, “Укучыларга патриотик тәрбия бирү” темасына доклад укыды. Шулай ук мәктәпнең укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ләйсән Данилина беренче чирек нәтиҗәләре һәм IХ класс укучыларының сынап карау имтиханы нәтиҗәләре белән таныштырды.
Эрнст Рәисович чыгышында Сарсаз-Баграж мәктәбен райондагы башка мәктәпләр белән чагыштырды, укытучыларның сорауларына җавап биреп, педагогик коллективның ныклы, тотрыклы булуына басым ясады.
Киңәшмә ахырында алдагы чиректә укыту сыйфатын күтәрү, бердәм дәүләт имтиханына әзерләнү буенча бурычлар куелды.

Чыганак

Тулырак: http://zainsk-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/sarsaz-bagrazh-mktbend-chirattagy-pedagogik-kishm-buldy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев