Сарсаз-Багражда маскировка челтәрләре үрү бер генә көнгә дә туктап тормый
Авылда туып-үскән, бүген чит төбәкләрдә яши торган авылдашлары да, сеткага, окоп шәмнәренә материал белән булышалар.
Зәй районында маскировка челтәрләрен үрү эше актив бара.
Сарсаз-Баграж мәдәният йортында да хәрби операциядә катнашкан егетләр өчен маскировка челтәрләре үрү бер генә көнгә дә туктап тормый.
«Үзебезнең авылдаш егетләребез дә шунда бит. Ни йөрәкләрең белән тик ятарга кирәк? Андагы һәр солдат — кемнеңдер газиз баласы. Дөньялар тынычланып, егетләр әти-әниләре, туганнары янына исән-сау кайтсыннар. Мондый челтәрләр, һичшиксез, хәрбиләр өчен кирәк. Авылда туып-үскән, бүген чит төбәкләрдә торган авылдашларыбыз да, сеткага, окоп шәмнәренә материал белән булышалар. Бу көннәрдә генә шушы авылда туып үскән Нина Григорьева (Пукаева) егетләребезгә посылка салырга дип тәм-томнар, перчаткалар, кием-салым алып килеп тапшырды. Шулай ук ,окоп шәме ясарга дип парафин да китерде. Челтәр үрүчеләрне тәмле торт, үзе пешергән пироглар белән сыйлады. Гомүмән, авылдашлар ярдәм кулы сузарга гына торалар, кемдер егетләребезгә көнкүрештә кулланыла торган кирәк-ярак алып килә, кемдер акчалата, кемдер челтәр үрә, эчке кием тегә, волонтерларга чәй эчәргә дип тәм-том алып килүчеләр дә шактый. Авылдаш егетләребезгә даими рәвештә посылка җибәрү эше дә оештырылган. Илебез язмышына битараф булмаган авылдашларыбызның кулдан килгәнчә егетләргә ярдәм итәргә тырышуы — зур сөенеч», — дип яздылар мәдәният йорты хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев