25 көнне Сарман районы Алан авылында "Изге чишмә" ачылу тантанасы булган
"Изге чишмә" район башлыгы Фәрит Хөснуллинның теләктәшлеге, авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марат Шәехов ярдәме, авылдашларның активлыгы белән төзекләндерелгән.
Ачылу тантанасында районга сәфәре кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров та катнашкан. Аланлыларның матур эшләре, изге гамәлләре министрга бик ошаган, ул мондый башлангычларны хуплавын әйткән.
Төзекләндерү эшләрен үзара салым акчаларына алып барганнар.
Фото: http://sarman-rt.ru
Мәгълүмат "Сарман" газетасының сайтыннан алынды.
Нет комментариев