Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сандугач белән каен

Сәхнәдә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева мәхәббәт­нең төрле төсмерләрен җыр ярдәмендә тапшыра, үзе уйнаган хатын-кызларның тетрәнүен, фаҗигасен, тантанасын йөрәге аша йөзләрчә мәртәбә үткәрә ал­ган уникаль шәхес

Венера залдан гел ике күзне – Камил күзләрен эзләп җырлый. Аның өчен иң кадерле күзләр дә, йөз дә, фикер дә – Камилнеке. Тал песие кебек йомшак, бөдрә керфекле, хәтфә карашлы кызның күзләреннән мөлдерәп тамарга торган көмеш күз яшьләрен күрә дә Казан консерваториясе ректоры мәшһүр Нәҗип Җиһанов болай ди: «Чү, кы­-зым! Талантыңа бәрабәр тырышлыгың бар. Синең бәхетле елмаячак көннәрең алда бик күп булыр әле».

Консерватория дипломы алган, инде опера-концерт җырчысы сыйфатында Татар дәүләт опера һәм балет театрына стажер булып килгән Венера Ганиеваны театрның директоры бер елдан соң Красноярскида узган опера җырчылары ярминкәсеннән бөтенләйгә «сатып» алып кайта. Олы сәнгатькә аяк баскан, йолдызларга илтә торган чәнечкеле сукмактан тәүге адымнарын атларга җыенган кызны баш режиссер – легендар Нияз Даутов үзенчә кисәтә: «Бәхетне үз хезмәтең китерер. Йолдыз авыруыннан саклан!»

Ике остаз да ир кеше шул. Хатын-кыз ирен­нән уң­са гына, мәхәббәтен тапса гына бәхетле була алуын әллә белмиләр, әллә белеп тә әйтми алар.

Бәхет серен бу – тамашачы хөрмәтен, алар бүләк иткән чәчәкләрнең кадерен аңлаган, хәтта чит ил тамашачыларының да алкышларына коенган ханым белә дә белә инде. Аның шәхси архивында «Яраткан җырчыбыз, татар сәхнәсендә синең кебек зат булу белән горурланабыз» кебегрәк эчтәлекле хат-телеграммалар байтак. Венера ханым үзе яраткан хезмәте, таланты китергән сәгадәтле минутлар хатын-кыз бәхете булып әверелсен өчен әле тагын бик күп нәрсәләр кирәклеген бик белә. Иң элек мәхәббәт, ягъни ярату һәм яратылу кирәк аңа! Сәхнәдә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева мәхәббәт­нең төрле төсмерләрен җыр ярдәмендә тапшыра, үзе уйнаган хатын-кызларның тетрәнүен, фаҗигасен, тантанасын йөрәге аша йөзләрчә мәртәбә үткәрә ал­ган уникаль шәхес. Гаиләдә үзең бәхетле була торып та, сәхнәдә Виолетта булып кара әле син! Җырчыга республиканың Тукай премиясен китергән рольләрнең берсе дә шул бит. Әлеге спектакльдән бер генә өзекне хәтеремдә яңартам.

«Etradi!» – «Соң инде!» – ди өметсез сырхау кыз, сыгылып төшеп. Шушы «Etradi!» кош баласының соңгы сулкылдап куюы кебек, өч иҗеге белән йөрәкне өч чеметә. Виолетта–Венера елый. Җырчының күз яшен йотканын күреп, оркестр бер сулуга тын кала. Дирижер күнде инде: бернишләр хәл юк – көтәсе. Ничә генә тапкыр уйнаса да, бу урында Венера хисләрен барыбер йөгәнли алмый. Җырчы белән актерлык, ягъни уйный алу сәләте кушылу сирәк күренеш. Ләкин бит ул уйнамый – кичерә! Әмма барыбер сәер. Мәхәббәттә «үз бриллиантын» тапкан кешенең героинясының челпәрәмә хыялларын йөрәк аша үткәреп, чып-чын газаплар кичерүе сәер. Бәлки сәер түгел дәдер. Мәхәббәтне таныган, тапкан кеше генә югалтудан курка аладыр», – дип язып куйганмын мин унөч ел элек.

Язганымны укыйм да, спектакльдә уйнаганда биш килограмм авырлыгын югалткан, тәмам талчыккан, гөлчәчәктәй сулып калган Венераның ире Камилнең бер җөмләсеннән терелеп китүен искә төшереп елмаям. «Котлыйм, бик әйбәт!» Шушы минутта нәкъ менә шушы сүзләр кирәк аңа. Соңыннан спектакльне «сү­теп» караулар булыр, әлбәттә. Төп сөйләшү өйгә кайткач. Иң җитди тәнкыйтьче дә ул – Камил! Ә Венера үзе исә өйгә кайткач өй җыештырып, ризык пешереп, табын әзерләп йөрүче шат күңелле, мөлаем хатынга әйләнә. Клавирларын кухняга алып кереп, җырлый-җырлый, яңа партияләр өйрәнә. Тамашачы­сына яңа бүләкләр әзерли. Хәер, ягымлы һәм чибәр, нәфис һәм зифа җырчының сәхнәгә чыгып җырлавы ук бүләк – бүләкнең күзне һәм колакны иркәли торганы, затлысы. Сере нидә аның? Матур тавыш, тырышлык, буйсындамы? Әллә, Президентыбыз Минти­мер Шәймиев әйткәнчә, «Венераның тормышта да, сәнгатьтә дә өлгерлегендәме?» Бәлки, бу сыйфатларның барысы берьюлы кушылудан бәхетле язмыш ясаладыр?!

Нәкъ менә Камилнең игътибарлы, ихтирамлы мөнәсәбәте аны дөнья матурлыгы мәхәббәт белән дигән бердәнбер хакыйкатькә инандырган.

Җырчы Венера Ганиева үзе моны шәһәрне бизәгән афишалардан елмаеп торган кызның ни бәһа торганлыгын чамалау өчен театрга килгән Копенгаген тамашачысы каршында җырлаганда да, Татарстан дигән олы дәүләт һәм аның олы сәнгате барлыгын раслап, Лиссабонда сәхнәгә чыкканда да, «Мең дә бер кичә» балетындагы хорда якты нур кебек аерылып торган сопрано солосын сузганда да, «Шагыйрь мәхәббәте» операсында мәхәббәтен җуйган Зәйтүнә булып өзгәләнгәндә дә, гөлчәчәккә кунган былбыл сыман җырларында сайраганда да исбатлый.

дәвамы: Сөембикә журналы

Венера залдан гел ике күзне – Камил күзләрен эзләп җырлый. Аның өчен иң кадерле күзләр дә, йөз дә, фикер дә – Камилнеке. Тал песие кебек йомшак, бөдрә керфекле, хәтфә карашлы кызның күзләреннән мөлдерәп тамарга торган көмеш күз яшьләрен күрә дә Казан консерваториясе ректоры мәшһүр Нәҗип Җиһанов болай ди: «Чү, кы­-зым! Талантыңа бәрабәр тырышлыгың бар. Синең бәхетле елмаячак көннәрең алда бик күп булыр әле». Консерватория дипломы алган, инде опера-концерт җырчысы сыйфатында Татар дәүләт опера һәм балет театрына стажер булып килгән Венера Ганиеваны театрның директоры бер елдан соң Красноярскида узган опера җырчылары ярминкәсеннән бөтенләйгә «сатып» алып кайта. Олы сәнгатькә аяк баскан, йолдызларга илтә торган чәнечкеле сукмактан тәүге адымнарын атларга җыенган кызны баш режиссер – легендар Нияз Даутов үзенчә кисәтә: «Бәхетне үз хезмәтең китерер. Йолдыз авыруыннан саклан!» Ике остаз да ир кеше шул. Хатын-кыз ирен­нән уң­са гына, мәхәббәтен тапса гына бәхетле була алуын әллә белмиләр, әллә белеп тә әйтми алар. Бәхет серен бу – тамашачы хөрмәтен, алар бүләк иткән чәчәкләрнең кадерен аңлаган, хәтта чит ил тамашачыларының да алкышларына коенган ханым белә дә белә инде. Аның шәхси архивында «Яраткан җырчыбыз, татар сәхнәсендә синең кебек зат булу белән горурланабыз» кебегрәк эчтәлекле хат-телеграммалар байтак. Венера ханым үзе яраткан хезмәте, таланты китергән сәгадәтле минутлар хатын-кыз бәхете булып әверелсен өчен әле тагын бик күп нәрсәләр кирәклеген бик белә. Иң элек мәхәббәт, ягъни ярату һәм яратылу кирәк аңа! Сәхнәдә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева мәхәббәт­нең төрле төсмерләрен җыр ярдәмендә тапшыра, үзе уйнаган хатын-кызларның тетрәнүен, фаҗигасен, тантанасын йөрәге аша йөзләрчә мәртәбә үткәрә ал­ган уникаль шәхес. Гаиләдә үзең бәхетле була торып та, сәхнәдә Виолетта булып кара әле син! Җырчыга республиканың Тукай премиясен китергән рольләрнең берсе дә шул бит. Әлеге спектакльдән бер генә өзекне хәтеремдә яңартам. «Etradi!» – «Соң инде!» – ди өметсез сырхау кыз, сыгылып төшеп. Шушы «Etradi!» кош баласының соңгы сулкылдап куюы кебек, өч иҗеге белән йөрәкне өч чеметә. Виолетта–Венера елый. Җырчының күз яшен йотканын күреп, оркестр бер сулуга тын кала. Дирижер күнде инде: бернишләр хәл юк – көтәсе. Ничә генә тапкыр уйнаса да, бу урында Венера хисләрен барыбер йөгәнли алмый. Җырчы белән актерлык, ягъни уйный алу сәләте кушылу сирәк күренеш. Ләкин бит ул уйнамый – кичерә! Әмма барыбер сәер. Мәхәббәттә «үз бриллиантын» тапкан кешенең героинясының челпәрәмә хыялларын йөрәк аша үткәреп, чып-чын газаплар кичерүе сәер. Бәлки сәер түгел дәдер. Мәхәббәтне таныган, тапкан кеше генә югалтудан курка аладыр», – дип язып куйганмын мин унөч ел элек. Язганымны укыйм да, спектакльдә уйнаганда биш килограмм авырлыгын югалткан, тәмам талчыккан, гөлчәчәктәй сулып калган Венераның ире Камилнең бер җөмләсеннән терелеп китүен искә төшереп елмаям. «Котлыйм, бик әйбәт!» Шушы минутта нәкъ менә шушы сүзләр кирәк аңа. Соңыннан спектакльне «сү­теп» караулар булыр, әлбәттә. Төп сөйләшү өйгә кайткач. Иң җитди тәнкыйтьче дә ул – Камил! Ә Венера үзе исә өйгә кайткач өй җыештырып, ризык пешереп, табын әзерләп йөрүче шат күңелле, мөлаем хатынга әйләнә. Клавирларын кухняга алып кереп, җырлый-җырлый, яңа партияләр өйрәнә. Тамашачы­сына яңа бүләкләр әзерли. Хәер, ягымлы һәм чибәр, нәфис һәм зифа җырчының сәхнәгә чыгып җырлавы ук бүләк – бүләкнең күзне һәм колакны иркәли торганы, затлысы. Сере нидә аның? Матур тавыш, тырышлык, буйсындамы? Әллә, Президентыбыз Минти­мер Шәймиев әйткәнчә, «Венераның тормышта да, сәнгатьтә дә өлгерлегендәме?» Бәлки, бу сыйфатларның барысы берьюлы кушылудан бәхетле язмыш ясаладыр?! Нәкъ менә Камилнең игътибарлы, ихтирамлы мөнәсәбәте аны дөнья матурлыгы мәхәббәт белән дигән бердәнбер хакыйкатькә инандырган. Җырчы Венера Ганиева үзе моны шәһәрне бизәгән афишалардан елмаеп торган кызның ни бәһа торганлыгын чамалау өчен театрга килгән Копенгаген тамашачысы каршында җырлаганда да, Татарстан дигән олы дәүләт һәм аның олы сәнгате барлыгын раслап, Лиссабонда сәхнәгә чыкканда да, «Мең дә бер кичә» балетындагы хорда якты нур кебек аерылып торган сопрано солосын сузганда да, «Шагыйрь мәхәббәте» операсында мәхәббәтен җуйган Зәйтүнә булып өзгәләнгәндә дә, гөлчәчәккә кунган былбыл сыман җырларында сайраганда да исбатлый.Венера залдан гел ике күзне – Камил күзләрен эзләп җырлый. Аның өчен иң кадерле күзләр дә, йөз дә, фикер дә – Камилнеке. Тал песие кебек йомшак, бөдрә керфекле, хәтфә карашлы кызның күзләреннән мөлдерәп тамарга торган көмеш күз яшьләрен күрә дә Казан консерваториясе ректоры мәшһүр Нәҗип Җиһанов болай ди: «Чү, кы­-зым! Талантыңа бәрабәр тырышлыгың бар. Синең бәхетле елмаячак көннәрең алда бик күп булыр әле». Консерватория дипломы алган, инде опера-концерт җырчысы сыйфатында Татар дәүләт опера һәм балет театрына стажер булып килгән Венера Ганиеваны театрның директоры бер елдан соң Красноярскида узган опера җырчылары ярминкәсеннән бөтенләйгә «сатып» алып кайта. Олы сәнгатькә аяк баскан, йолдызларга илтә торган чәнечкеле сукмактан тәүге адымнарын атларга җыенган кызны баш режиссер – легендар Нияз Даутов үзенчә кисәтә: «Бәхетне үз хезмәтең китерер. Йолдыз авыруыннан саклан!» Ике остаз да ир кеше шул. Хатын-кыз ирен­нән уң­са гына, мәхәббәтен тапса гына бәхетле була алуын әллә белмиләр, әллә белеп тә әйтми алар. Бәхет серен бу – тамашачы хөрмәтен, алар бүләк иткән чәчәкләрнең кадерен аңлаган, хәтта чит ил тамашачыларының да алкышларына коенган ханым белә дә белә инде. Аның шәхси архивында «Яраткан җырчыбыз, татар сәхнәсендә синең кебек зат булу белән горурланабыз» кебегрәк эчтәлекле хат-телеграммалар байтак. Венера ханым үзе яраткан хезмәте, таланты китергән сәгадәтле минутлар хатын-кыз бәхете булып әверелсен өчен әле тагын бик күп нәрсәләр кирәклеген бик белә. Иң элек мәхәббәт, ягъни ярату һәм яратылу кирәк аңа! Сәхнәдә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева мәхәббәт­нең төрле төсмерләрен җыр ярдәмендә тапшыра, үзе уйнаган хатын-кызларның тетрәнүен, фаҗигасен, тантанасын йөрәге аша йөзләрчә мәртәбә үткәрә ал­ган уникаль шәхес. Гаиләдә үзең бәхетле була торып та, сәхнәдә Виолетта булып кара әле син! Җырчыга республиканың Тукай премиясен китергән рольләрнең берсе дә шул бит. Әлеге спектакльдән бер генә өзекне хәтеремдә яңартам. «Etradi!» – «Соң инде!» – ди өметсез сырхау кыз, сыгылып төшеп. Шушы «Etradi!» кош баласының соңгы сулкылдап куюы кебек, өч иҗеге белән йөрәкне өч чеметә. Виолетта–Венера елый. Җырчының күз яшен йотканын күреп, оркестр бер сулуга тын кала. Дирижер күнде инде: бернишләр хәл юк – көтәсе. Ничә генә тапкыр уйнаса да, бу урында Венера хисләрен барыбер йөгәнли алмый. Җырчы белән актерлык, ягъни уйный алу сәләте кушылу сирәк күренеш. Ләкин бит ул уйнамый – кичерә! Әмма барыбер сәер. Мәхәббәттә «үз бриллиантын» тапкан кешенең героинясының челпәрәмә хыялларын йөрәк аша үткәреп, чып-чын газаплар кичерүе сәер. Бәлки сәер түгел дәдер. Мәхәббәтне таныган, тапкан кеше генә югалтудан курка аладыр», – дип язып куйганмын мин унөч ел элек. Язганымны укыйм да, спектакльдә уйнаганда биш килограмм авырлыгын югалткан, тәмам талчыккан, гөлчәчәктәй сулып калган Венераның ире Камилнең бер җөмләсеннән терелеп китүен искә төшереп елмаям. «Котлыйм, бик әйбәт!» Шушы минутта нәкъ менә шушы сүзләр кирәк аңа. Соңыннан спектакльне «сү­теп» караулар булыр, әлбәттә. Төп сөйләшү өйгә кайткач. Иң җитди тәнкыйтьче дә ул – Камил! Ә Венера үзе исә өйгә кайткач өй җыештырып, ризык пешереп, табын әзерләп йөрүче шат күңелле, мөлаем хатынга әйләнә. Клавирларын кухняга алып кереп, җырлый-җырлый, яңа партияләр өйрәнә. Тамашачы­сына яңа бүләкләр әзерли. Хәер, ягымлы һәм чибәр, нәфис һәм зифа җырчының сәхнәгә чыгып җырлавы ук бүләк – бүләкнең күзне һәм колакны иркәли торганы, затлысы. Сере нидә аның? Матур тавыш, тырышлык, буйсындамы? Әллә, Президентыбыз Минти­мер Шәймиев әйткәнчә, «Венераның тормышта да, сәнгатьтә дә өлгерлегендәме?» Бәлки, бу сыйфатларның барысы берьюлы кушылудан бәхетле язмыш ясаладыр?! Нәкъ менә Камилнең игътибарлы, ихтирамлы мөнәсәбәте аны дөнья матурлыгы мәхәббәт белән дигән бердәнбер хакыйкатькә инандырган. Җырчы Венера Ганиева үзе моны шәһәрне бизәгән афишалардан елмаеп торган кызның ни бәһа торганлыгын чамалау өчен театрга килгән Копенгаген тамашачысы каршында җырлаганда да, Татарстан дигән олы дәүләт һәм аның олы сәнгате барлыгын раслап, Лиссабонда сәхнәгә чыкканда да, «Мең дә бер кичә» балетындагы хорда якты нур кебек аерылып торган сопрано солосын сузганда да, «Шагыйрь мәхәббәте» операсында мәхәббәтен җуйган Зәйтүнә булып өзгәләнгәндә дә, гөлчәчәккә кунган былбыл сыман җырларында сайраганда да исбатлый.
Тулырак: http://www.syuyumbike.ru/news/uspeh/sandugach-beln-kaen

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев