Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Салават Фәтхетдиновның иң яраткан спектакле керәшеннәр турында

Салават Зәкиевич бу тамашаны 100гә якын тапкыр караган

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Камал театрының "Әле" проектында катнашты. Театр артисты Искәндәр Хәйруллин алып бара торган бу шоуда театр, милли мәсьәләләр, актуаль темалар турында фикер алыштылар.

Салават Зәкиевич Камал театры спектакльләренә һәрдаим йөрүче тамашачы. Аның сүзләренчә, ул бик дусларын да һәр көн саен диярлек театр карау гадәтенә өйрәткән.

"Театрга йөрү - минем традиция. Кичке җидедән соң, мин театрда. Көнгә 2 - 3 сәгать рәхәтләнеп, спектакльнең эченә кереп, шул икенче дөньяда яшәп алам. Теартсыз вообще яши алмыйм. Минем йөзгә якын тапкыр караган спектакльләр бар. "Гөргөри кияүләре"н, Шамил Зиннурович исән вакытта, инде алтышничәнче тапкыр карадың, дип әйткән иде. Инде Шамил Зиннуровичның үлүенә күпме вакыт узып китте - мин аны әле дә карыйм. Икенче, өченче состав уйный башлады бу спектакльдә. Хәрберсен карап, чагыштырып, шуннан ямь табып яшим", - дип белдерде Салават Фәтхетдинов әлеге очрашуда.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев