Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сабантуйлар кайбер җирләрдә генә үтәчәк

Быел Сабантуй шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм зур җирлекләрдә үткәрелмәячәк. Шулай да....

Быел Сабантуй шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм зур җирлекләрдә үткәрелмәячәк. Бәйрәм 4 июльдә авыл торак пунктларында гына узачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый йөкләмә бирде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында аның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

«Куркыныч зур, ул әле саклана, шуңа күрә без шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм зур җирлекләрдә Сабантуй уздырмаячакбыз дигән карар кабул ителде. Әмма авыл торак пунктларында без, әгәр җирле хакимият органнарының тиешле карары кабул ителсә, халык фикерен исәпкә алып, аларны үткәрүне хәл итәбез. Чөнки авыл Сабантуйлары — табигатьтә кечкенә генә бәйрәм», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул чара санитар-эпидемиологик таләпләрне исәпкә алып һәм Роспотребнадзор белән килештереп үткәрелергә тиеш, дип искәртте.

Авыл Сабантуен Татарстан Президенты иң дөресе дип саный. «Ул чын бәйрәм, барлык туганнар, тальян моңы, бию белән. Нинди дә булса җитди спортчыдан башка һәркем көрәшә ала. Зур булмаган чаралар бик мөһим», — диде ул.

Элегрәк «Татар-информ»Сабантуйның Чирмешән һәм Мамадыш районнарында үткәрелмәячәген хәбәр иткән иде.

 

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев