Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов Тукай премиясенең быелгы лауреатларын тәбрикләде

Күренекле карендәшебез Геннадий Макаров - Тукай премиясе тарихында татар музыка фольклорын өйрәнү юнәлешендәге эшчәнлеге өчен дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән иде.

Геннадий Макаровны Тукай премиясенә ТР Мәдәни ресурслар үзәге (элеккеге Традицион мәдәниятне үстерү үзәге) тәкъдим иткән.
Тик быелгы лауреатлар арасында безгә аның исемен ишетү бәхете насыйп булмады.
Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә рәссам Наилә Кумысникова, архитектор Фирдәвис Ханов, шагыйрь Шәүкәт Гаделша ия булды.

Лауреатларны Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсеннән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган тантана узды.

Түбән Кама шәһәреннән Фирдәвис Ханов Шәһәр төзелеше һәм архитектура өлкәсендә ватан һәм татар милли мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен; Себердән татар шагыйре Шәүкәт Сибгатуллин (Шәүкәт Гаделша) «Аучы җыры»; «Чоңгыл»; «Иман капка ачканда»; «Себерем-үз җирем» шигырь җыентыклары өчен, Наилә Кумысникова рәсем сәнгате өлкәсендә милли темага багышланган һәм күн мозаикасы техникасында башкарылган декоратив паннолар сериясе өчен тәкъдим ителгән иде.

Фото: ТИ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев