Россиядә 2020 елның 31 декабре ял көне дип игълан ителде
Хәбәрләр

Россиядә 2020 елның 31 декабре ял көне дип игълан ителде

Февраль аенда россиялеләрнең өч ял көне булачак - 21-23 февраль

2020 елның 31 декабре Россиядә эшләми торган көн булачак. Бу хакта РФ Министрлар Кабинеты сайтында бастырылган карарда хәбәр ителә.

Шулай ук 2 һәм 3 гыйнварга туры килә торган шимбә һәм якшәмбе ял көннәре дә күчереләчәк.

Моннан тыш, 20 февраль (шимбә) ялы 22 февральгә (дүшәмбегә) күчерелә. Шулай итеп, февраль аенда россиялеләрнең өч ял көне булачак - 21-23 февраль. 

 

Татар Информ


Нет комментариев