Россия Хөкүмәте иҗади югары уку йортлары студентлары өчен исемле стипендияләр күләмен арттырды
Хәбәрләр

Россия Хөкүмәте иҗади югары уку йортлары студентлары өчен исемле стипендияләр күләмен арттырды

Бу карарны РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.

Министрлар Кабинетының рәсми сайтында шул хакта хәбәр ителә, дип яза РИА Новости.

«2024 елның 1 сентябреннән иҗади югары уку йортларының иң уңышлы һәм талантлы студентлары ала торган исемле стипендияләр күләме арттырылачак. Бу карарны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады», - диелә хәбәрдә.

Үзгәрешләр С.В.Рахманинов, Ф.И.Шаляпин, А.В.Нежданова, Г.В.Свиридов, С.Т.Рихтер, И.М.Смоктуновский, С.С.Говорухин исемендәге шәхси стипендияләргә, шулай ук Булат Окуджава исемендәге стипендияләргә кагылачак.

 

 

Татар-информ


Нет комментариев