Россия Кораллы Көчләре кем хисабына артачак?
Хәбәрләр

Россия Кораллы Көчләре кем хисабына артачак?

Армиядә хезмәт итүчеләр санын арттыру контракт буенча хәрби хезмәт узарга теләк белдерүче гражданнар хисабына узачак.

Бу карар күптән каралган: Владимир Путин Россия Кораллы көчләренең гомуми штат санын 2 миллион 389 мең кешегә кадәр арттырды. Аларның 1,5 миллионы — хәрбиләр. Бу хакта «Шәһри Казан» яза. 

Дәүләт башлыгы указы 2024 елның 1 декабреннән үз көченә керә.

Безнең армия сафы миллион ярымлык булгач, ул сан буенча дөньяда 2 урынга чыгачак – Кытайдан соң (2,35 млн) һәм Һиндстанны (1,4 млн), АКШны (1,35 млн) һәм КХДРНЫ (1,35 млн) узып китәчәк.

Соңгы тапкыр президент Кораллы Көчләр штатын 2023 елның декабрендә арттырды. Ул вакытта - 170 меңгә якын кеше армиягә кабул ителде.

Россия Оборона министрлыгында аңлатуларынча, аларның санын арттыру контракт буенча хәрби хезмәт узарга теләк белдергән гражданнар хисабына узачак.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев