Ришат Төхвәтуллин: Керәшеннәр командасының җиңүенә чиксез шатмын!
Хәбәрләр

Ришат Төхвәтуллин: Керәшеннәр командасының җиңүенә чиксез шатмын!

Популяр җырчы “Әйдә, ШаяРТ” татар КВН лигасының финалында катнашты

23 июнь көнне, "Сәйдәш" культура үзәгендә “Әйдә, ШаяРТ” татар КВН лигасының финалы узды. Быелгысы финалда үзара, Яков Емельянов исемендәге культура үзәгеннән Керәшеннәр, Тукай районы, Мәскәүдән "Понаехали" һәм Зәй районыннан "Зәй әбисе" командалары көч сынашты.

"Йолдызлы" чыгыш

Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/kershennr-chempion

Уен берничә этаптан торды: сәламләү, сорауларга җавап бирү, клип күрсәтү һәм "Йолдызлы" чыгыш. "Йолдызлы" чыгышта Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин да катнашты. Аның чыгышын залда утыручылар бик җылы кабул итте.

"Керәшен командасын котлыйм! Чемпионы!",-дип язып, видео элде Ришат үзенең инстаграм аккаунтында.

Искәртеп узабыз, Ришатның репертуары керәшен җырларына бай. "Чын,чын әйтәмен!", "Натуша", "Урманнарга керсәм" җырларын халык аеруча яратып тыңлый.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

https://www.instagram.com/tv/CQfu3yvqPjc/?utm_source=ig_web_copy_link

Нет комментариев