Җырчы Римма Никитина әнисе белән сөйләшкән кызыклы видеоны социаль челтәргә куйган. Анда әнисе Риммага яхшы кияү булса иде дип тели.
Римма ялларда авылга әнисе янына кайткан. Әнисе «Ахмат – Сила» җыры турында «подписчик»лары калдырган комментарийларны укып утыра.
«Бааар монда кызым, матуры да, начары да. Син дә ошамагач, бу подписчикларыңа кем генә ошар икән. Шаккатам! Ничек шулай язарга була?» – дип борчыла.
«Мама, мин бриллиант түгел бит инде бөтен кешегә ошарга», – ди Римма.
«Ничек инде?! Син – минем бриллиантым. И кызым, ярый син кайтасың әле. Ай саен бөтен өйне җыештырып, юып, өйне көлеп калырлык итеп китәсең. Шушы уңган-булган кызыма бер кияү дә тапсак, дөнья түгәрәкләнә инде», – ди ул.
«Алтыным, сиңа нинди кияү кирәк соң?» – дип сорый Римма.
«Акыллы, тәүфыйклы, миһербанлы, шәфкатьле, безне ярата торган, сине ярата торган. Килеп чыгар әле, үз насыйбың көтә торгандыр кызым», – дип тезеп китә әнисе.
Римма әнисенә «Ярар, кияү егете белән тиздән таныштырырмын»дип җавап кайтара. Әнисе гаҗәпләнеп «Ә-ә?» – дип, аптырап кала.
Әллә инде Римма чыннан да, тиздән кияүгә чыгачак?
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев