Җөридә туристлар өчен этнографик тур эшли
Хәбәрләр

Җөридә туристлар өчен этнографик тур эшли

Мамадыш районының Җөри авылы мәдәният йортында "Борынгыдан - безнең көнгә кадәр" дип исемләнгән проект эшләп килә

 Ул яшь буынга керәшен йола-гадәтләрен тапшыру максатыннан оештырылган. 
"Икенче төрле итеп әйткәндә, этнографик тур бу. Районыбызның лицей, мәктәп  укучыларын үзебезгә кунакка чакырабыз.  Алар ундүрт тапкыр килделәр инде. Керәшеннәрнең борынгы киемнәре, тарихи күргәзмәләр, йолалар, җыр-биюләре белән танышалар, халык уеннары уйныйлар. Очрашуларны көтеп алалар, ошаталар",- дип хәбәр иттеләр  Җөри мәдәният йортының фольклор җитәкчесе Римма Игнатьева һәм Елизавета Новиковалар.    


Нет комментариев