Ретро фото - Балтач районы Иске Чебья авылы керәшеннәре
Хәбәрләр

Ретро фото - Балтач районы Иске Чебья авылы керәшеннәре

Фото 1978 елның җәендә төшерелгән

Бу фотода скрипкачы - Василий дәдәй һәм аның хатыны гөсләче - Агния түти. Аларны авылда Агния тәтә, Дәү Бәчли дәдәй дип йөрткәннәр. Бу гаиләне һәрвакыт туйларга, пуминкаларга чакырганнар. Алар бик матур җырлаганнар, уен коралларында уйнаганнар. 

Моннан тыш, умартачылык белән дә шөгыльләнгәннәр. Шулай ук Бәчли дәдәй үләннәре белгече дә булган. 


Нет комментариев