Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Республика керәшен иҗтимагый оешмасы членнары Питрәчтә булып кайтты - фото, видео

24 сентябрь көнне Питрәч районы керәшеннәре Казаннан кунаклар төшерде

ТАССРга - 100, Питрәч оешуга - 90, якташлары Петр Гавриловның тууына 120 ел тулу уңаеннан, питрәчлеләр кунаклар кабул итә. Пандемия сәбәпле, зур чаралар уздырырга рөхсәт ителмәсә дә, районда төбәкнең бай тарихын, күренекле кешеләрен чагылдырган выставкалар эшли.

Әлеге уңайдан, питрәчлеләр Республика керәшен иҗтимагый оешмасы членнарын үзләренең эшләгән эшләре һәм уңышлы проектлары белән таныштырды. Чарага Республика керәшен оешмасының исполком җитәкчесе, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова, Үзәкнең мәгълүмати-методик тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Ирина Муллина, "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле директоры Артур Поляков, "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге җитәкчесе Алексей Дмитриев һәм үзем - "Туганайлар" газетасының баш редакторы буларак бергә бардык. Очрашуда керәшен оешмасының Питрәч бүлеге җитәкчесе Лидия Пронина һәм район мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Фазылҗанов бар иде.

Кунакларга керәшеннәр турында сөйли торган, туристлар өчен әзерләнгән маршрутны тәкъдим иттеләр. Районның Керәшен Сәрдәсе авылы - туристик этномаршрутка кергән. Биредә алар кунакларны бай музейлары белән таныштыралар һәм керәшеннәр культурасын тәкъдим итәләр. Казан кунакларына авылның "Чулпы" фольклор ансамбле "Бармак" уенын күрсәтте. Уенның мәгънәсе болайрак: такмак җырлаганда җыр кем бармагында туктала, җыру шул кешегә багышлана һәм "тукталган бармак" уеннан чыгарыла.

Чарадан фоторепортаж тәкъдим итәбез.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев