Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рәмзия Ильина: «Кабат хатлар язам»

Карендәшебез Рәмзия Ильинаның «Хат язам» шигырен тәкъдим итәбез.

Хатлар язам. Белмим, кемгә юллыйм -
Азмы сулар аккан яшьлектән.
Эче сагыш кискән яраларны
Гомер җиле күптән төзәткән.

Ак кәгазьне тутырып хатлар язам -
Беләм сиңа барып җитмәсен.
Каләм очларыннан тама энҗеләрдәй
Күз яшьләре, читләр күрмәсен.

-Ни хәл, дустым, ничек яшисең, дим
Кышка кердек, ап-ак кар ява.
Җил-бураннар аша сәлам юллыйм,
Суык никтер, салкынча һава.

Бит очыңда, сизәсеңме, кар бөртеге
Мин кунармын, бәлки, тоярсың.
Ак кәгазьгә сөйлим йөрәк серен
Күз алдымда гүя торасың.

Соң шул инде, кайтыр юлың ерак,
Синсез типмәс кебек иде ул йөрәк.
Һаман шулай сиңа хатлар язам...
Син бар җирдә-миңа зур терәк...

Хатлар язам, кабат хатлар язам....
Ак кәгазем, син, миңа сердәш...

Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев