Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Раиса Герасимова: Балалар, ерак яшәсәләр дә, Яңа елны бергә каршылый

Яңа ел җитә, карендәшләр, ничек каршыларга уйлыйсыз?

Яңа ел - иң серле, сихри бәйрәмнәрнең берсе. Элегрәк аны мандарин исеннән танысалар, хәзер инде бу төр көньяк җимеше элеккечә тансык түгел…

Кибетләрне инде ясалма чыршылар, күз явын алырлык мишуралар, төсле утлар, берсеннән-берсе матур уенчыклар, әзер маскалар биләп алды. Стена календарьлары да яңа ел җитүе турында искәртә. Урамнарда көннән-көн бизәлгән чыршылар, кабартылган Кыш бабай, Кар кызлары, кисеп ясалган сыннар арта. Кичләрен тәрәзәләрдә гирляндалар кабына (бала-чагалы йортлар инде декабрь башында ук чыршы бизәргә өлгерде).

Яңа елга һәр кеше үзенчә әзерләнә. Кемнәрнеңдер инде традициягә әверелгән үз гадәтләре бар. Мисал өчен, Кукмара районында яшәүче актив укучыбыз, шигырьләре белән безне сөендереп торучы Раиса Герасимова мондый традиция турында сөйләде:

“Һәр гаиләнең үз традицияләре бар инде. Без Олы көн алдыннан өй юабыз һәм бәйрәмгә бөтенебез бергә җыелырга тырышабыз. Тагын бер традиция, балалар кайткан вакытта бөтенебез бергә утырып ашау. Әтиләре эштән кайтып җитмәсә, я берәрсенең эше булса, бөтенебез шуны көтеп торабыз.

Балаларыбызның бер матур традициясе бар: Яңа елны бергә җыелышып каршылау. Алар бит хәзер үзләре өч гаилә, гаилә саен икешәр бала. Алдан сөйләшеп куялар да, быел кайда каршыласын, өчесе өч шәһәрдә яшәсәләр дә, бергә җыелышалар. Без моңа бик шат, балалар бердәм, тату яшәсәләр үзе бәхет бит ул. Без әтиләре белән икәү каршылыйбыз”, – диде.

Сезнең гаиләдә Яңа елны каршы алу гадәте ничек, языгыз әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев