Районнарда традицион халык җыеннары уза
Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе һәм Янсуар авыл авыл җирлекләрендә 2023 елда башкарылган эшләр, мөһим вакыйгалар турында сөйләштеләр.
Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге
Авылда урамнарны яктырту буенча республика программасында катнашып дүрт яңа яктырткыч урнаштырылган, 100 метр СИП үткәргече сузылган. Үзара салым программасы буенча Көлкәмәр авылында ике урамда юллар ремонтланган, су торбалары яңартылган, гидрант урнаштырылган. Керәшен Сәрдәсе авылында бер урамда юлга вак таш җәелгән, мәдәният йорты каршына сәхнә куелган.
Авыл халкы үз көчләре һәм Никитиннар гаиләсенең актив ярдәме, Аркадий Волков һәм кайбер спонсорларның ярдәме белән күперләрнең берсе яңартылган, чишмә юлына вак таш җәелгән, зират юлына асфальт салынган, авыл мәдәният йорты янына агачлар утыртканнар.
Янсуар авыл җирлеге
Үзара салым программасы ярдәмендә юлга бут ташы түшәлгән, Талкыш авылында урамнарны яктыртуны модернизацияләү эшен дәвам иткәннәр, исәпкә алу щиты һәм дүрт өстәмә яктырткыч куйганнар. Авыл советлары биналарын ремонтлау республика программасында катнашып һәм район бюджеты средстволары ярдәмендә авыл советы кабинетларын һәм фойесын яңартуга ирешкәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев