Радмир Казанцев район конкурсында җиңде
Хәбәрләр

Радмир Казанцев район конкурсында җиңде

Конкурста 27 балалар бакчасы катнашкан

Тукай районы Борды авылыннан Радмир Казанцев "Нәни йолдызлар" - "Маленькие звёздочки" конкурсында җиңү яулады.

Беренче турда балалар үзләре турында сөйләгәннәр, вокал, хореография, сәхнә сөйләме яки театральләштерелгән тамашада номер күрсәткәннәр, халык уены белән дә таныштырганнар. Катнашучыларның номерлары ТАССРның 100 еллыгына, Җиңүнең 75 еллыгына, Тукай районының 45 еллыгына багышланган. Район конкурсында барлыгы 27 балалар бакчасы катнашкан.


Нет комментариев