Концертка махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларының якыннары, туганнары һәм дуслары, авылдашлары чакырылган.
5 ноябрь көнне Кукмара районының Поршур авылында хәйрия концерты оештырганнар.
«Концертта Поршур авылы үзешчәннәре, барлык Село-Чура җирлегенә кергән клуб хезмәткәрләре, китапханәчеләр катнашты. Шулай ук, Янил клубыннан Инсаф Габидуллин белән Гөлия Якуповаларның да җырлары халыкка бик ошады. Барлык катнашучы, үз өлешен керткән һәр кеше – олы җанлы. Илебездә тынычлык урнашып, егетләребез исән-сау туган йортларына әйләнеп кайтсыннар», – диде клуб җитәкчесе Зөлфия Азина.

Нет комментариев