Питрәч керәшеннәре  "Скорлупино" фестивалендә катнашканнар
Хәбәрләр

Питрәч керәшеннәре "Скорлупино" фестивалендә катнашканнар

Фестивальдә "Чулпы" һәм "Сәяр" халык ансамбльләре керәшеннәрнең мәдәниятен тәкъдим иткәннәр

2 октябрь көнне Питрәчтә бишенче тапкыр "Скорлупино" фестивале үтте. Анда Керәшен Сәрдәсеннән "Чулпы" һәм "Сәяр" халык ансамбльләре дә катнашкан.

Быел фестивальдә гастрономик рекорд куйганнар. Авырлыгы  - 450 кг, зурлыгы 12,5 кв метр булган торт пешергәннәр. Бу Татарстанда пешерелгән иң зур торт дип исәпләнә.


Нет комментариев