Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрауларда кавышкан Черкасовлар гаиләсе 50 ел бергә

Сәвәләй авылында яшәүче Борис Иванович белән Прасковья (Наталья) Павловна Черкасовлар моннан 50 ел элек Питрау бәйрәмендә кавышып, туган авылларында матур, күркәм гомер кичерәләр.

Сәвәләйнең Югары оч егете Борис белән Түбән оч кызы Наталья бер-берсен яшьтән белеп үсәләр. Авылда бар эштә дә актив, җитез булган яшь егет Борисның кызлар арасында да абруе зур була. Тырыш-булган егеткә күз төшерүчеләр аз булмагандыр, билгеле. Әмма ул ачык йөзле, сөйкемле Натальяны сайлый. Билгеле, кызның матур итеп сөйләшүләре дә әсир иткәндер... Күпмедер очрашып йөргәннән соң алар кавышып та куялар. 1974 елның 12 июле була бу. Шул көннән башлап алар бер җан, бер тән булып дигәндәй, тормыш арбасын бергә тарта башлыйлар. Тырыш-уңган Борис дәдәйнең кулыннан бар эш тә килә, Наталья түти дә аңардан калышмый билгеле, һәр эштә ярдәм итә. Өйләнешкәч тә авылда йорт салып керәләр.

“Яшь булсак та курыкмыйча үз көчебез белән йорт салырга керештек. Аллага шөкер, безгә бу эштә бөтен авыл булышты, дисәң дә була. Бер-береңне аңлап, санлап, киңәшләшеп эшләгәндә генә тормыш җайлы бара. Иң кадерле тормыш - үз көчең белән эшләп төзегән тормыш ул. Тормышның яме – эштә”, – ди Черкасовлар.

 

 

Фото: Заинск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев