Питрәчтән карендәшебез, фармацевт Анна Сахарова конкурста җиңде
Ул Россиякүләм «Урта медицина һәм фармацевт белеменә ия иң яхшы белгеч» конкурсының республика этабында беренче урынны яулады.
Анна Яковлевна «Урта медицина һәм фармацевт белеменә ия иң яхшы белгеч» конкурсының «Иң яхшы фармацевт» номинациясендә җиңүгә ирреште. Ул «Таттехмедфарм» дәүләт унитар предприятиесенең Питрәчтәге 157нче район үзәк аптекасында фармацевт булып эшли. Аның бу тармактагы хезмәт стажы — 28 ел, ул югары категорияле фармацевт.
Карендәшебезгә җиңүче дипломы Татарстан шәфкать туташлары ассоциациясенең 20 еллыгы һәм Халыкара шәфкать туташлары көне уңаеннан Казанда уздырылган тантанада тапшырылды.
Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы белгече, Татарстан шәфкать туташлары ассоциациясе президенты Татьяна Ванюшина конференциядә искәртеп үткәнчә, республикабыздагы бу ассоциация 30 меңнән артык белгечне берләштерә. Димәк, карендәшебез меңнәрчә хезмәттәше арасында үзенең тырышлыгы, осталыгы белән аерылып тора.
Күпьеллык тырыш хезмәте һәм республика халкын дарулар белән тәэмин итү системасына керткән зур өлеше өчен, Анна Сахарова Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллинның Рәхмәтенә дә лаек булды.
Конференциядә республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов министр Марсель Мансурович һәм үз исеменнән котлаганнан соң, соңгы вакытта шәфкать туташлары, акушерлар, фельдшерлар һәм башка белгечләрнең сәламәтлек саклау системасындагы рольләре артуын телгә алып үтте. Хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, алга таба да пациентлар сәламәтлеген кайгыртудагы үз бурычларын җиренә җиткереп үтәүләрен теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев