Бүген Пермь дәүләт милли-тикшеренү университетында атыш булды
Пермь университетында атыш вакытында һәлак булучылар саны сигезгә җитте, дип хәбәр итә Россия тикшерү комитеты.
Атучы — 18 яшьлек Тимур Бекмансуров, дип хәбәр ителә.
Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, зыян күрүчеләр саны да арткан — 19 кеше.
Әлеге вакыйга буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү белән Тикшерү комитетының үзәк аппараты шөгыльләнәчәк. Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин шундый йөкләмә биргән.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/permd-universitetynda-bulgan-atyshta-5-keshe-lak-bulgan
Нет комментариев