Пановка авылында карантин игълан ителде
Хәбәрләр

Пановка авылында карантин игълан ителде

Питрәчнең Пановка авылында хайваннарда котыру авыруы таралу сәбәпле, карантин игълан ителде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехнов имзалаган указ бүгеннән гамәлгә керде

Чикләүләр гамәлдә булган вакытта авылларда йорт хайваннары белән сәүдә итү һәм аларны читкә чыгару, кыргый хайваннарны тоту, чирле хайваннарны иткә чалу, аларның сөтен куллану тыела. Шулай ук сәламәт хайваннарның сөтен пастеризацияләмичә генә сатарга һәм кулланырга, тиресен һәм йонын дезинфекциясез сатарга ярамый.

Режим хайваннар авыруының соңгы очрагыннан ике ай узганнан соң бетереләчәк.

Ватаным Татарстан

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев