Җөри халкы Россиянең төньяк башкаласыннан туристлар кабул итте
Аларны авылның мәдәният йортында каршы алганнар.
13 декабрьдә Мамадыш районының Җөри авылына Санкт-Петербург, Мәскәү, Псков, Вологда һәм Череповецтан туристлар килгән.
Аларны авылның мәдәният йортында каршы алганнар. "Иң элек, автобуслардан төшү белән, кайнар тәбикмәк белән, җырлый-җырлый, каршы алдык. Аннан, клуб сәхнәсендә йөзек салу йоласын күрсәттек, биедек, аларны да биергә алдык. Күргәзмәләр, табыннар әзерләп, чәй эчерттек. Бик ошаттылар, кабат-кабат рәхмәтләр әйттеләр безгә", – дип сөйләде Җөри авылының мәдәният йорты директоры Римма Игнатьева.
Исегезгә төшереп узыйк, әлеге чара Мамадыш районының «Бер юл биш мәдәният» - мәгариф, этнографик, тарихи һәм гастрономик турмаршруты кысаларында оештырылды. Россиянең төрле шәһәрләреннән туристлар Мамадыш районында яшәүче биш халык - татар, рус, мари, керәшен һәм удмурт тарихына, мәдәниятенә, йолаларына чумалар, шулай ук бүгенге көнгә кадәр беренчел рәвештә җиткерелгән авыл кулинариясе шедеврларыннан авыз итәләр. Сәяхәтчеләр халык биюләре буенча мастер-классларда катнаша, милли киемнәрдәге аермаларны белә һәм узган гасырлардагы авыл көнкүрешенең нечкәлекләрен үзләштерә ала.
Җөри халкы кабат 21 декабрьдә туристларны кабул үзендә итеп, керәшен мәдәнияте белән таныштырачак.
Фото: Римма Игнатьева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев