Организмны чистартабыз
Хәбәрләр

Организмны чистартабыз

Гадәти ризыклардан организмны чистарта торган катнашма әзерләргә була

Детокс — организмны токсиннардан чистарту, моның өчен шактый кыйммәтле коктейль, биологик кушылмалар тәкъдим итәләр. Дәваны табигатьтән таба аласыз, гадәти ризыклардан организмны чистарта торган катнашма әзерләргә була.

1 нче ысул. 1 алманы юка итеп турап, 500 мл кайнар суга салырга һәм 1 чәй кашыгы дарчин өстәргә. Суынгач, көн дәвамында эчәргә. Алма һәм дарчин матдәләр алмашын яхшырта, ашкайнату трактын чистарта.

2 нче ысул. 2 аш кашыгы яңа сыгылган лимон согын 200 мл кайнатылган җылы суга салырга. 1 чәй кашыгы бал, бер чеметем төелгән имбир өстәргә. Иртәнге ашка 30 минут кала эчәргә. Ул ашкайнату системасын активлаштыра, кан тамырларын ныгыта, чистарта, көч кертә.


Нет комментариев