Олы Тәрбиттән Татьяна Малова: «Кул эшләрен ярату нәселдән-нәселгә күчә ул безнең»
Кайбыч районының Олы тәрбит авылында яшәүче Татьяна Малова бала чагыннан ук кул эшләре белән кызыксына.
Чигү, тегү эшләрен аңа әнисе Зинаида Сулагаева өйрәткән. Аның чиккән сөлгеләре, яулыклары, алъяпкычлары соклангыч матур. Зина түтинең дә чигелгән әйберләре бик күп.
«Без дә кечкенә чакта ук әнидән мондый кул эшләрен өйрәндек, нәселдән-нәселгә күчә ул безнең, хәзер менә балаларыбыз кызыксына. Мин үзем хат ташучы булып эшлим. Авылда торгач эш тә аз түгел, шулай да кул эшенә вакыт табам. Яулыклар чиккәндә әни кырыйларын йөртә, ә мин уртага чәчәкләрдән бизәк ясыйм. Чиккән әйберләребез бик күп. Күлмәкләрне, алъяпкычларны бизибез. Кулъяулыклар күп чигәбез, аларны якыннарга бүләк итәбез, сатып алучылар да булгалый. Ә чигелгән киемнәрне киеп бәйрәмнәргә чыгабыз”, – диде Татьяна Малова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев