Алабуга районының Олы Шүрнәк авылы музее җирле халыкны гына түгел, керәшеннәрнең тарихы һәм үзенчәлеге белән кызыксынучы туристларны да җәлеп итә.
Бу юлы очрашуда Әлмәт шәһәренең лаеклы ялдагы нефтьчеләре булган.

— Олы Шүрнәктән «Сүрәкә» ансамбле катнашты. Кунаклар өчен музей буйлап мавыктыргыч экскурсия уздырылды. Йон эрләү буенча мастер-класс, милли ашлар, керәшен җырулары һәм биюләре башкарылды. Моннан тыш, барлык теләүчеләр Исаевлар һәм Терешиннардан экологик чиста продукция сатып ала алдылар, — дип сөйләде авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Роза Роева.

Нет комментариев