"Олы көн" Балык Бистәсе керәшеннәрен бергә җыйды
Хәбәрләр

"Олы көн" Балык Бистәсе керәшеннәрен бергә җыйды

Фольклор ансамбльләр Олы көнгә багышланган кичәдә катнаштылар

6 май көнне Балык Бистәсе районының Кызыл-Йолдыз авылында концерт оештырылды. Концерт Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына, Олы көн бәйрәменә багышланган иде.

Концертта Казаклар Чаллысыннан, Үридән, Бирдебәктән, Алан-Поляннан, Кызыл-Йолдыздан, Теләче районының Субаш авылыннан керәшен фольклор ансамбльләре, үзешчән артистлар катнаштылар. Сәхнәдә керәшен җырыулары, биюләре башкарылды, борынгы йолалар күрсәтелде. 


Нет комментариев