Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы Атыда 1976 елда мәктәпне тәмамлаган классташлар очрашуы булган

Яр Чаллы шәһәреннән Лиза Умнова яза

Алмагачлар чәчәк аткан 15 май кичендә без, 1976 елда мәктәпне тәмамлаган егетләр һәм кызлар, Түбән Кама районының Олы Аты авылы клубына очрашу кичәсенә җыелдык.

Түбән Кама, Чаллы, Зәй шәһәрләреннән, Удмуртиядән һәм башка төбәкләрдән кайткан элекке укучыларны авылыбыз юлына асфальт җәелгән төзек урамнары, шау чәчәктә утырган сиреньнәре, алмагачлары, шомыртлары белән каршылады.

Клуб мөдире Константин Юмаев барыбызны да якын тугандай якты йөз белән каршы алды. Классташлар, авылдашлар – барыбыз да күрешәбез, кочаклашабыз. Шул мизгелдән дөнья мәшкатьләре онытылып, балалык, яшьлек чорына күчәбез. Гүя мәктәпне тәмамлаганга 45 ел узмаган да...

Сыйдан  сыгылып торган мул табындагы вазаларда – яшьлегебез төсе булган сирень чәчәкләре. Кичәне гомере буена мәктәптә башлангычларга белем биргән классташыбыз Нина Михайловна ачып җибәрде. Аңа ияреп, без, 1958 һәм 1959 елларда туган балалар, хәтер китабыбызны актардык.

Беренче укытучыбыз Мария апа Мәхмүтованы, Ольга апа Чекашованы (Аллага шөкер, ул исән-сау), без укучыларның сәламәтлеген тикшереп торган медсестра Рая апаны, клуб мөдире Улгүш түтине (Ольга Мортазина), мәктәп идәннәрен юган Машук түтине (Мария Чекашова), алачыкта эшләгән Андрей дәдәйне (Сват), конюх Любий бабайны, зур клубның буялмаган идәннәрен һәрвакыт чиста тоткан Марҗук түти Байрашованы искә төшереп, сагынып сөйләп утырдык.

Нәкъ яшьлектәгечә, уйнадык, җырладык, биедек. Акаебыз (Николай Кузнецов) һәм Михаил Куркин гармунда уйнап җырладылар. Бөтенебез бергәләшеп, керәшенчә, Атыча, җырлап урам әйләндек.

Бу кичне безнең аякларыбыз да авыртмады, кан басымнарыбыз да күтәрелмәде, чөнки без еракта калган яшьлегебезгә кайттык. Анна (бүре), Лида (багат) пешергән бәлешләрне дә керәшен җырулары әйтә-әйтә ачтык. Бәлеш ачуда беренче урынны Надя (бүре) белән Михаил Уткин алдылар.

Юк, ул кичне без 5 елдан соң тагын очрашабыз дип, классташлар белән сүз куешмадык, чөнки шомырт, сирень исләре аңкыган һәм яшьлек хатирәләре яңарган 15 майда без болай да бәхетле идек.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев