Хәбәрләр

Олы Аты авылы халкы хәрбиләргә ярдәм күрсәтүен дәвам итә

Түбән Кама районының Олы Аты авылында «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән төркем оештырылган. Алар махсус хәрби операциядәгеләргә һәрдаим булышып торалар.

Авыл халкы махсус операция зонасындагыларга окоп шәмнәре ясыйлар. Даими рәвештә клубка җыела, камыр ризыклары әзерли, йон оекбашлар бәйли, блиндаж шәмнәре әзерли. Күпләре өйдән дә ярдәм күрсәтә.

«Без гади кешеләр, безнең махсус операция зонасында туганнарыбыз да юк, ләкин безнең егетләребез окопларда яши, безнең тынычлыгыбызны саклый. Аларның көнкүреш шартларын бераз җиңеләйтергә һәм Җиңүне якынайтырга телибез!», — ди авыл кешеләре.

Татар-информ

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев