Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ольга Боярина: «Элгәре Рождествоны ничек бәйрәм иткәннәрен күрсәттек»

10нчы январь көнне Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылында Рождествога багышланган бәйрәм уздырганнар.

Бу халкыбыздан калган йола-гадәтләрне дәвам итеп, яшь буынга үрнәк булып, традицияләрне саклап калу максатыннан башкарыла.

Бәйрәмдә пенсионерлар, махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләребезнең гаиләләре дә катнашкан.

– Авылыбызда төрле чаралар клуб хезмәткәрләре һәм үзебезнең пенсионерлар белән дә оештырыла. Кичәге чара гаилә кыйммәтләрен саклап, буыннан-буынга дәвам булырлык итеп башкарылды. Шуңа да бу бәйрәмгә отец Николай белән центрны җитәкләгән Надежда Ермолаеваларны чакырдык. Чарада әби-бабаларыбыз Рождествоны ничек бәйрәм иткәннәрен курсәттек. Җыр, бию һәм төрле уеннар белән дә уралып барды бәйрәм. Кыш Бабай белән Кар Кызы да булды. Аннан лотерея дә уйнаттык. Бәйрәм түгәрәк өстәл артында дәвам итте. Бу чараны оештырырга финанс яктан читтә яшәүче авылдашыбыз – Оксана Иванова булышты. Аңа һәм гаиләсенә зур рәхмәт, – дип сөйләде Хуҗа Хәсән авылы җирлеге ветераннар советы рәисе Ольга Боярина. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев