Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олеся Дмитриева: «Керәшеннәрне таныту өстендә эшлим»

Казанда «Шәп» Татарстан блогерлары фестивалендә ТР Дәүләт телләрен популярлаштыру буенча республика конкурсында җиңүче блогерларны бүләкләделәр.

Җиңүчеләрне һәм фестиваль кунакларын «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сәламләде.

«Ел дәвамында тыгыз аралаштык, эшләдек. Җиңүчеләрне котлыйм. Безнең төп максат — зур аудиториягә кешелеклелек кыйммәтләрен җиткерү. Интернет ярдәмендә без сезнең белән традицияләрне, гореф-гадәтләрне, телне саклый алабыз. Бу — безнең уртак бурыч», — дип сөйләде.

ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков та блогерларның, яшьләр күрсен өчен мәдәниятне саклау һәм үстерүдә дә актив катнашулыраын билгеләп үтте.

Конкурста барлыгы 5 номинация иде: «Социаль челтәрләрдәге иң яхшы блог», «Видеохостингтагы иң яхшы блог», «Мессенджерларда иң яхшы блог», «Татарстан республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы темасын яктыртучы иң яхшы блог» һәм «Иң яхшы яшь блогер» номинациясе. 

Җиңүчеләргә диплом һәм акчалата бүләк бирелде.

Җиңүчеләр арасында, «Туганайлар» редакциясе хезмәткәре, блогер Олеся Дмитриева да булды. Ул «Татарстан республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы темасын яктыртучы иң яхшы блог» номинациясендә 1нче урынны алды.

Ул инде күптән ВКонтакте социаль челтәрендәге шәхси битендә керәшеннәрнең йола-гадәтләрен яктырта, кызыклы видеороликлар төшерә.

«Бу номинациядә җиңүемә бик шат. Юмористик видеолар аша үзебезне — керәшеннәрне таныту өстендә эшлим. Минем эшемне күреп, шулай югары бәяләгәннәре өчен җитәкчеләргә зур рәхмәтемне белдерәм. Мондый җиңүем соңгысы булмасын», — дип фикерләре белән уртаклашты Олеся.

Аны, Татарстан Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин бүләкләде.
Алга таба да уңышлар телибез, Олеся!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев