Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Моннан 25 ел элек

1998 елга нәтиҗә ясап, «Керәшен сүзе» газетасында «Хуш, 1998!» дигән язма басылган.

1998 елның январь аенда «Аргамак» журналы һәм «Рухият» фонды оештырган әдәби конкурска йомгак ясалды. 1997 ел өчен Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләрнең берсе «Һай, бу адәмнәрнең кыйланмышы» дигән шигырьләр циклы өчен шагыйрь Ямаш Игәнәйгә (Ананий Малов) бирелде. 
* * *
30 январьда Башкортстанның Бакалы районында Башкортстан керәшен милли-мәдәни үзәге оештырылды. Аның председателе итеп Евгений Артемьев сайланды.
* * *
4 февральдә «Керәшен сүзе» чыга башлауга 5 ел тулды.
* * *
21 март көнне Сарман районының Ләке авылында шагыйрь, «Керәшен сүзе» газетасының беренче редакторы Ананий Маловның (Ямаш Игәнәй) 60 еллык юбилее билгеләп үтелде. Ләке урта мәктәбенә шагыйрь исеме бирелде һәм музее ачылды.
* * *
Апрель аенда Түбән Кама шәһәре керәшен җәмгыяте оештырылуга 5 ел тулды. 
* * *
23 апрельдә Чистай шәһәренең балалар бакчалары арасында үткәрелгән «Туган телем — чиксез хәзинә» фольклор конкурсына йомгак ясалды. «Торойсын» бәйрәмен сәхнәгә куйган 81нче «Гөлчәчәк» баллаар бакчасы коллективы I дәрәҗә диплом алып, конкрус лауреаты исеменә лаек булды.
* * *
26 апрельдә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Наил (Николай Иванович) Дунаевка Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелде. 
* * *
30 майда Чаллы шәһәрендә Татарстан керәшен милли-мәдәни үзәге оештырылды. Аның председателе итеп Алексей Шабалин сайланды.
* * *
12 июльдә Чаллы шәһәренең шагыйрь, публицист Ямаш Игәнәй (Ананий Малов) яшәгән 5/05 йортына мемориаль такта куелды.
* * *
25 августта Казан шәһәрендә Татарстан республикасы милли-мәдәни керәшен үзәгенең бүлеге төзелде. Казан бүлегенең председателе итеп Николай Токранов сайланды.
* * *
Октябрь аенда республикада Чиләбе өлкәсендә яшәүче нагайбәк керәшеннәре булып китте.
* * *
Ноябрь аенда Чаллы шәһәренең «Карендәшләр» ансамбле оешуга (җитәкчесе — Раиса Ипеева) 5 ел тулды.
* * *
18 декабрьдә Ижевск шәһәрендә Удмуртия керәшен милли-мәдәни үзәге оештырылды Аның председателе итеп Владимир Рязанов сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев