Керәшеннәрнең йолалары бик күп төрле.
Элек «йорт урынын уздыру» йоласы булган.
Ул өй (йорт) иясенә ышануга бәйле.
Гаилә учагын саклау һәм чистарту, йорт иясендә мәрхәмәт уяту өчен өй келәвен яңа йортка күченгәч уздырганнар һәм ел саен үткәрергә тырышканнар.
Йолада, башлыча, хатын-кызлар катнашкан. Өй келәвенә чакырылган кыз туганнар, күршеләр йортның, гаиләнең иминлеген теләп иман укыганнар, аннары хуҗа хатын аларны йола боткасы яисә кош итеннән әзерләнгән ризык белән сыйлаган.
Йорт иясен юмалау өчен, гадәттә, өйнең идән асты почмагына тимер пластина кыстырганнар. Аны “корыч кыстыру”, дип атаганнар.
Нет комментариев