Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Моңнар кайта авылга

Чыннан да, авылга моңнар кайта башлады. Август ахырында Әхмәт авыл клубы каршында “Әхмәтем, сиңа зур рәхмәтем!" дип аталган авыл бәйрәме узды

Бәйрәмгә читтә яшәүче авылдашлары, җирле шагыйрәләр һәм җырчылар чакырылган иде. Әхмәт авыл клубы каршында оешкан, Әмир Сөләйманов җитәкчелегендәге “Ядкарь" ансамбле чыгышын авылдашлары яратып кабул итте. Ерак араларны якын итеп кайтучы Рафис Шәймарданов  чыгышында Әхмәт авылы табигатенең матурлыгы, кешеләренең бердәмлеге, буыннар алмашы, авылны саклау һәм ярату төшенчәләре яңгырады. Шунысы игтибарга лаек, Рафис Шәймарданов  бу көннәрдә үзенең 65 яшьлек юбилеен  билгеләп узды. Якташыбызның район, авыл белән элемтә-багланышлары ныклы. Зәй, авыл сулышын   тоеп яши ул. Җирле шагыйрәләр Әнисә Сәхабиева, Гөлсем Мирзыянова, Мәрьям Әхмәтшина, Юля Абрамова, Раилә Әхмәдуллина   яңа иҗатлары белән таныштырдылар. Салават Шәрәфиев, Альберт Юдин, Мәрьям Әхмәтшина  тамашачыларны матур җырлары белән сөендерде. Әхмәт оныгы – “Азаль" ансамбле җырчысы Фәридә Хәсәнованы бик җылы кабул иттеләр. Салават Шәрәфиев һәм Резида Абрамова  башкаруындагы  “Ак чәчәкләр" дуэты күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәндерде. Алсу Әюпова “Нигез" җыры, Әмир  Сөләйманов Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган, күңел түрләренә үтеп керерлек “Кайту" һәм башка җырларын халыкка тәкъдим итте.

Ул көнне авылга моң-җырлар таралды. Үзизоляция вакытында тынып калган авыл кабат уянды, яшәвен дәвам итте, диярсең. Авыл халкы исә әлеге очрашудан бихуш булып, чараны оештыручы Әхмәт клубы мөдире     Резеда Абрамова  белән Кадер авылы китапханәчесе    Гөлфия Сөләймановага әхмәтлеләр рәхмәтле калды.  

Рәзимә Кашапова, "Зәй офыклары"

Фото: Зәй офыклары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев