Мәләкәстә Яңа ел тамашасы үткән фото
Хәбәрләр

Мәләкәстә Яңа ел тамашасы үткән фото

Тукай районы Мәләкәс авылында гөрләп Яңа ел тамашасы үткән. Бу хакта “Питрау” фольклор коллективы җитәкчесе Людмила Адамова хәбәр итте

“Яңаның яңасы, яхшының яхшысы” дип аталган тамашада 70 ләп үзешчән артист катнашкан.

“Зал тулы тамашачы артистларның һәрбер чыгышын алкышларга күмде. Өч буын “Кәмит компания” миниатюра театрының егетләре, кызлары халыкны рәхәтләнеп көлдерде. “Яшьлек” бию коллективы өр-яңа биюләр белән сыйласа, җырчыларыбыз халыкны елатты да, җырлатты да”, - дип яза Люмила Адамова.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев