Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәләкәстә «Урам бәйрәме» марафоны

Мәләкәс мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре 21 августтан “Урам бәйрәме” марафонын башлап җибәрде

Беренче бәйрәм Елга аръягы урамының югары очында үтте. Кичке уен Мәләкәс авылы гимнына әйләнгән “Урам көе” белән башланды. Михайлова Валентина түтей халыкка яшьлек җырларын бүләк итте. Мәдәният хезмәткәрләре оештырган “Сигезле”, “Алтылы”, “Станоклы” уеннарына халык теләп катнашты.Пандемия аркасында җыр-биюгә сусаган халык рәхәтләнеп җырлады, биеде. Авылны ямьләндереп гармун моңы, элеккеге керәшен көйләре яңгырады. Бәйрәмнең кульминацион моменты – җыелган халыкның җырлап урам әйләнүе булды. Эстафета урта очка тапшырылды.

Бәйрәмгә урта оч халкы алдан әзерләнгән., күрше тирәгә хәбәр иткән, хәтта кунаклар да чакырган. Мәдәният хезмәткәрләре чыгуга Җармалин тыкырыгына көзге муллыктан өстәл  әзерләп куелган иде. Өстәлдә ни генә юк: төрле җиләк-җимешләр, мичтә тәгәрәткән кайнар яңа бәрәңге, үлән чәе,  татлы чәй ризыклары.

Бәйрәм традиция буенча Мәләкәс гимны белән башланды, җыр-бию, уеннар белән дәвам итте. Өлкәннәр яшь чагындагы уеннарны, кич утыруларны сагынып сөйләде.  Уенга чыккан балалар бу кичтә милли көйләрне, җырларны, гармун моңын телевизордан түгел, әниләре, әбиләре башкаруында ишетте. Алар күңелле итеп уйный, моңлы итеп җырлый белә икән...

Эстафета түбән очка тапшырылды.

                                                                              Сәнгать җитәкчесе Марина Казанцева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев