Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәләкәс яшьләре сокландырды

Тукай районы Мәләкәс авылы культура йортында менә инде биш ел рәттән "Гөрләшеп яшик әле" дигән исемдәге зур концерт оештырыла. Аны, традиция буенча, авыл яшьләре әзерли. Быелгы концерттан да авыл халкы бик канәгать калды. "Яшьлек" бию коллективы, "Питрау" фольклор ансамбле, "Кәмит-компания" миниатюра театры чыгышлары, бер-берсен алмаштырып, үзенә бер төрлелек бирде. Үзешчән...

Тукай районы Мәләкәс авылы культура йортында менә инде биш ел рәттән "Гөрләшеп яшик әле" дигән исемдәге зур концерт оештырыла. Аны, традиция буенча, авыл яшьләре әзерли.

Быелгы концерттан да авыл халкы бик канәгать калды. "Яшьлек" бию коллективы, "Питрау" фольклор ансамбле, "Кәмит-компания" миниатюра театры чыгышлары, бер-берсен алмаштырып, үзенә бер төрлелек бирде. Үзешчән җырчылар Саша Гаврилов, Валерий Анисимов, Алия Шәйхразиева, Саша Саватеев, Алена Адамова, Алина Асылгәрәевалар башкарган җырлар тамашачы күңеленә барып җитте.

Районда барган "Чишмә башы" фольклор фестивале кысаларында халыкка "Өй саклау" йоласы күрсәтелде. Мәләкәс авылына багышлап язылган җыр яңгыратылды. Ул җырның көен - Роза Семенова, сүзләрен Рәзинә Сәетгәрәева язган. Җыр мәләкәслеләрнең күңеленә хуш килде. Шулай ук авылның логотибына презентация күрсәтелде. Залдагы зур алкышлар аның да халык тарафыннан хуплануын белдерде.

Холда авылыбыз уңганнарының кул эшләреннән "Оста куллар ясаган могҗиза" исемле күргәзмә эшләде. Күргәзмәне оештыручы китапханәче - Лидия Трофимова һәр кул эшенең авторы турында кыскача белешмә биреп торды.

Концерт беткәннән соң да, кешеләр өйләренә таралырга ашыкмады. Алган эмоцияләре, хис-кичерешләре турында бүтәннәр белән дә бүлештеләр.

Людмила Адамова,

Тукай районы

Мәләкәс культура йорты директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев