Мәләкәс яшьләре сокландырды
Тукай районы Мәләкәс авылы культура йортында менә инде биш ел рәттән "Гөрләшеп яшик әле" дигән исемдәге зур концерт оештырыла. Аны, традиция буенча, авыл яшьләре әзерли.
Быелгы концерттан да авыл халкы бик канәгать калды. "Яшьлек" бию коллективы, "Питрау" фольклор ансамбле, "Кәмит-компания" миниатюра театры чыгышлары, бер-берсен алмаштырып, үзенә бер төрлелек бирде. Үзешчән...