Рождество бәйрәме алдыннан Чүти урта мәктәбенең спорт залында “Гөбенә” агрофирмасы призына волейбол буенча Рождество турнир” үткәрелә
Кызу көрәш барышында Мәлки авыл җирлегенең уйнаучы тренер Виктор Яковлев җитәкчелегендәге командасы җиңүгә иреште. Калган призлы урыннарны Турминское һәм Чүти авыллары командалары яулады. Әлеге ярышта Чувашстаннан килгән воейболчылар да катнашты.
Призлы урыннарны яулаучы командаларга бүләкләрне Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов тапшырды, - дип "Кайбыч таңнары" хәбәр итте.
Фото: Кайбыч таңнары
Нет комментариев